25 август көнне «Гаилә» паркында Үзәк китапханә һәм Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан Ютазы районының 30 еллыгына багышланган «Мин туган төбәгем буйлап атлыйм» дип исемләнгән уен-викторина үткәрелде. Чара балаларда туган якка, аның табигатенә, халыкка һәм аның гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләү, патриотизм һәм гражданлык тойгылары тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Уен-викторина барышында балалар туган якның истәлекле урыннарын искә төшерделәр, «Йөрәккә якын почмак», «Мин үз поселогымны беләм!» , "Загадочная”, "Просто интересная" станцияләре буйлап сәяхәт кылдылар. Викторина балаларга белемнәрен баетырга, үзләренең кече Ватаннары турында кызыклы мәгълүмат маясын тулыландырырга ярдәм итте.
Чара ахырында теләүчеләр Ютазы районының 30 еллыгына багышланган китап күргәзмәсе белән таныштылар.