Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУдан килде:
2021 елның 27 августында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:
Томанда
Әгәр сез, табигатьтә булганда, томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкта ориентацияне югалтмас өчен, чаралар күрергә кирәк.
Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Автомобиль томан булганда хәрәкәт иткән вакытта артык күчүләрдән, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
Томан шартларында юл-транспорт һәлакәтләренең күбесе алда баручы транспорт чарасы белән килеп чыга. Шуны истә тотарга кирәк, томан дистанцияне яшерә – гадәти дистанцияне арттырырга, тизлекне киметергә кирәк.
Кискен тормозга басудан сакланырга кирәк: туктау мөһим булганда, тизлекне салмак кына киметү зарур. Берничә тапкыр тормоз педаленә басу, шуның белән Сезнең артан барган автомобиль йөртүчеләрне сигнал биреп, кисәтү зарур. Томанда хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аручанлыгы арта, уяулык артык булмаячак.
Игътибарлы һәм сак булыгыз!
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе һәм шәһәр телефоннарыннан бушлай кабул ителә.