Утырышта түбәндәге сораулар каралды:
1. Республика көнен, Ютазы муниципаль районының 30 еллыгын, Белем көнен бәйрәм итүгә багышланган чараларда террорчылык актларын кисәтү һәм җәмәгать куркынычсызлыгын көчәйтү буенча өстәмә чаралар турында (докладчы Зыяров Айваз Наил улы – Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары).
2. 2021 елның беренче яртыеллыгында Ютазы муниципаль районы территориясендә миграция вазгыяте турында (докладчы Зыяров Айваз Наил улы - Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары).
3. Район гомуми белем бирү учреждениеләренең яңа уку елы башлануга әзерлеге турында. Террорчылыкка каршы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча күрелгән чаралар (докладчы Абрамов Сергей Александрович - ТР ЮМР Башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы).
4. Ютазы муниципаль районының авыл җирлекләрендә терроризм һәм экстремизмны профилактикалау, шул исәптән дини өлкәдә һәм фатирларны наймга бирү белән шөгыльләнүче физик затларны контрольдә тотуны оештыру буенча эш анализы турында. Докладчылар - Әбсәләм авыл җирлеге башлыгы Кубашева Гөлназ Валерий кызы һәм Дәүләтгәрәев Альфред Габделрәшит улы, Кәрәкәшле авыл җирлеге башлыгы.
Район башлыгы Аяз Шәфигуллин комиссия әгъзаларына һәм район хезмәтләренә Республика көнен һәм Ютазы районының 30 еллыгын бәйрәм итү чорында террорчылык актларын кисәтү һәм җәмәгать куркынычсызлыгын көчәйтү буенча барлык кирәкле чаралар үткәрергә кушты.
https://vk.com/urussu_official