Бүген Урыссу район үзәк хастаханәсендә алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Леонид Якунин, район җитәкчелеге һәм бүлек һәм хезмәтләр җитәкчеләре Урыссу үзәк район хастаханәсе коллективы белән очраштылар.
Җыен барышында районның медицина хезмәткәрләре районның һәм республиканың финанс-хуҗалык эшчәнлеге белән таныштылар. Район халкыннан наказлар папкасын тулыландыру һәм формалаштыру максатыннан районга килгән Леонид Якунин республиканың урыннарда тормышка ашыра алган иң мөһим проектлары белән таныштырды.
Ахырда Урыссу үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләреннән кергән сораулар контрольгә алынды.