Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Леонид Якунин гражданнарны кабул итте, аның барышында безнең Ютазы районы халкы үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алды. Кабул итүдә шулай ук районның массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә катнашты.
Бу көнне кабул итүгә өч кеше килде. Урыссудан пенсионер ханым Пенсия фондыннан агымдагы елның 27 июлендә пенсия белән тәэмин итү буенча җибәргән хатына җавап алуда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Шулай ук депутатка яшь әни мәктәп укучыларының уку программасына эстетик тәрбия буенча предмет кертү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Алга таба ата-аналар төркеменнән биш көнлек укуга күчү уңаеннан мөрәҗәгать булды. Леонид Якунин бу мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итәргә вәгъдә бирде.
Барлык бирелгән сораулар һәм мөрәҗәгатьләр каләмгә алынды һәм җентекләп өйрәнеләчәк. Сораулар буенча җаваплар мөрәҗәгать итүчеләргә билгеләнгән тәртиптә җибәреләчәк.