Бүген Урыссуның 1 санлы башлангыч мәктәбенең тантаналы ачылышы булды

2021 елның 26 августы, пәнҗешәмбе

Бу истәлекле вакыйга белән катнашучыларны район башлыгы Аяз Шәфигуллин һәм Леонид Якунин - алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе котлады.

1 сентябрьдә мәктәп башлангыч сыйныф укучылары өчен үз ишекләрен ачачак. Яңа уку елында анда 300 бала белем алачак. Безнең районда беренче тапкыр тулы көн мәктәбе эшләячәк, анда безнең балалар дәресләрдә генә шөгыльләнеп калмыйча, алар өчен тышта йөрүләр, түгәрәкләр һәм спорт секцияләре оештырылачак.

Башлангыч мәктәп директоры Людмила Әхмәтҗанова капиталь ремонттан соң мәктәп бинасын бәяләргә чакырды. Биредә эш аз башкарылмаган - фасад, идәннәр, стеналар, түшәм, санузел һәм инженерлык челтәрләре ремонтланган.

https://vk.com/urussu_official

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International