Районда 1 августта башланган авыл хуҗалыгы исәбен алу тәмамланды

2021 елның 27 августы, җомга

Әлеге эш икътисадның агросәнәгать секторында теге яки бу рәвештә барган үзгәрешләр турында күзаллауны булдыру максатыннан алып барыла. Чәчүлекләр мәйданы һәм терлекләрнең баш саны, авыл хуҗалыгы предприятиеләре саны – болар барысы да, тулаем алганда, илнең авыл хуҗалыгы комплексын үстерү юнәлешләрен билгеләү өчен эшләнә.

Безнең районда халык санын алуда ун исәпкә алучы һәм ике инструктор катнашты. Һәр исәпкә алучыга 450 хуҗалык туры килде. Исәпкә алучылар үзләре алынган эшкә бөтен җаваплылык белән якын килделәр. Алар эшне иң кыска вакыт эчендә тәмамларга тырыштылар, үз чиратларында, алар моңа ирешкәннәр дә инде – алар исәпкә алуны планлаштырылган сроктан алда башкарып чыкканнар. Районның 4500 дән артык хуҗалыгында булып, алар 500 гектардан артык чәчүлек мәйданнарын исәпкә алганнар.

Терлекләрнең баш саны да игътибардан читтә калмады. Район буенча 3 меңгә якын мөгезле эре терлек һәм 25 меңнән артык йорт кошы исәпкә алынган. Бу хакта авыл хуҗалыгы исәбен алу мәсьәләләре буенча вәкаләтле вәкил Римма Хәкимова хәбәр итте.

Роза Әхмәдиева

http://yutazy.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International