Район юбилеена - яңа аллеялар

2021 елның 27 августы, җомга

Район юбилее алдыннан агачлар утырту дәвам итә.

Бу акциядә муниципаль хезмәткәрләр катнаша. Бүген «Олимп» спорт комплексы янындагы чик сакчылары скверында зәңгәр һәм ак чыршылар утыртылачак. Үсентеләр белән Октябрьский шәһәреннән «Ботаника» бакча үзәге тәэмин итә. Яшь агачлар яңа җирдә исән-имин үссен өчен, бакча үзәге җитәкчесе утыртуны үзе күзәтеп тора, барлык шартлар да үтәлсен өчен технологияне саклауны тикшерә.

Агач утырту - җирдә үз эзеңне калдыру өчен менә дигән мөмкинлек. Шуңа күрә Республика көне һәм районның 30 еллыгы алдыннан төп чаралар булып аллеялар, скверлар ачылуы бәхәссез. Юбилей уңаеннан утыртылган агачлар озак еллар дәвамында сакланырлык хатирә булачак.

https://vk.com/public33411279

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International