Традиция буенча, яңа уку елы башланыр алдыннан районның педагогик корпусы зур форум үткәрде, аның барышында башкарылган эшләргә анализ ясалды, мәгариф системасының алдагы үсеш перспективалары билгеләнде, районның эшләрендә алдынгы мәгариф хезмәткәрләре бүләкләнде.
Мәгариф бүлеге җитәкчесе Сергей Абрамов җитәкчелегендә узган август киңәшмәсендә педагоглар һәм мәктәп директорларыннан тыш, район җитәкчелеге вәкилләре, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының дәүләт программаларын һәм проектларын тормышка ашыру бүлеге начальнигы Татьяна Алексеева да катнашты.
http://yutazy.ru/