Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары һәм гадәттән тыш куркынычы турында шторм кисәтүе
2021 елның 27 августыннан 3 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары янгын куркынычы (4 класс) һәм урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 класс) сакланачак.
1. Татарстан Республикасы буенча метеорологик хәлнең 2021 елның 29 августына фаразы:
Алмашынучан болытлы һава. Күпчелек явым-төшемсез. Җил төньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка таба күчүче җилнең тизлеге секундына 4-9 метр. Төнлә һаваның минималь температурасы +3..+8˚. Көндез максималь һава температурасы +17..+22˚.