Урыссудагы 3 санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе территориясендә стритбол буенча турнир узды

2021 елның 29 августы, якшәмбе

Стритбол (ингл. Streetball) - 1950 нче елларда АКШта барлыкка килгән баскетбол төре. Гадәти баскетболдан уенчылар саны белән аерылып тора — алар - 3, ә уен зонасы — баскетбол уен кырының яртысы.

 

Ярышта Урыссу штп, Октябрьский ш., Ютазы авылыннан 13 команда катнашты.

Турнир 4 категориядә үткәрелде.

Кызлар:

-15 яшьлекләр һәм өлкәнрәк.

Яшүсмер малайлар:

- 15 яшькә кадәр.

- 16-17 яшьлекләр.

Ир-егетләр (18 яшьлек һәм өлкәнрәк).

Барлыгы 52 спортчы катнашты.

Турнирда 58 тамашачы бар иде.

Уен бик җитез, күңелле узды.

Җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International