Бүген Татарстан Республикасы көне һәм Ютазы районының 30 еллыгы бәйрәме бер көндә билгеләп үтелде

2021 елның 29 августы, якшәмбе

Бәйрәм уңаеннан Урыссу поселогында бик күп чаралар, шул исәптән "Татарстан-туган ягым" дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды.

 

Демонстрантлар колоннасында районның барлык милли-мәдәни берләшмәләре вәкилләре, яшьләр, спортчылар бар иде. Алар Урыссу урамыннан мәдәният йорты мәйданына кадәр уздылар, анда исә иртә таңнан "Һөнәрләр хәзинәсе" дип аталган осталар ярминкәсе җәелдерелгән иде. Йөреш район территориясендә яшәүче халыкларның милли җырлары һәм биюләре белән үрелеп барды. Район башлыгы Аяз Шәфигуллин йөрештә катнашучыларны сәламләде һәм барлык халыкны һәм кунакларны Татарстан

Республикасы көне һәм Ютазы районының 30 еллыгы белән котлады, ныклы сәламәтлек, уңай кәеф һәм хезмәттә уңышлар теләде.

"Безнең төп казанышыбыз - тынычлык, татулык һәм бердәмлек, безгә әле районыбызның чәчәк атуы өчен күп кенә бурычларны хәл итәргә кирәк. Юбилейны бәйрәм итү безне республика һәм район файдасына яңа эшләргә рухландырсын! Бары тик бергәләп кенә без икътисадта да, социаль өлкәдә дә уңай нәтиҗәләргә ирешә, ата-бабаларыбызның хезмәт казанышларын саклап кала һәм арттыра алабыз", - диде Аяз Шәфигуллин.

http://yutazy.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International