Ютазы районында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга юбилей медальләре тапшырдылар

2021 елның 30 августы, дүшәмбе

Республика көнен бәйрәм итү кысаларында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм аларга тиңләштерелгән затларга районның 30 еллыгы уңаеннан медальләр тапшырылды.

 

Район башлыгы Аяз Шәфигуллин, Башкарма комитет җитәкчесе Светлана Самонина һәм район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов Бөек Ватан сугышында катнашучылар Хөснулла Галимуллинны, Мөхтәрәмә Хәертдинованы, Камил Кашаповны, Ягъфәр Сираҗевны, Инком Абдуллинны, Миңнебай Миңнекәевны, Мөкатдис Нәфыйковны котладылар һәм бүләкләр, шулай ук "Ютазы муниципаль районының 30 еллыгы" истәлекле медальләрен тапшырдылар.

 

Ветераннар өчен район мәдәният йорты артистлары бәйрәм концерты белән чыгыш ясады.

http://yutazy.ru, https://vk.com/urussu_official

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International