«Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерелгән Горький урамындагы йорт яны территорияләренең берсендә спорт ярышларында һәм хәрәкәтле уеннарда катнашу өчен балалар җыелды.
Аларның дәртле тавышлары өлкәннәрне якын-тирә йортларның тәрәзәләрен ачып җибәрергә мәҗбүр итте. Ни әйтәсең, балаларның күңелле шау-шуы аларның яшь чагын сагындырган. Мәдәни-уен чарасын оештыручылар катнашучыларга аның асылын аңлатып та өлгермәде, малайлар һәм кызлар уенга “ябырылды”.
Аларда күпме энергия, күпме күңел дәрте! «УЕН ФЕСТ» республика фестивале кысаларында уздырыла торган мондый уеннар дәвам итәчәк. Проектның асылы – малайларны һәм кызларны виртуаль дөньядан ерак булган, чын үзара аралашуга җәлеп итү.
Роза Искәндәр
http://yutazy.ru/