Бүген бөтен илебездә яңа уку елы башлана, Белем көне билгеләп үтелә

2021 елның 1 сентябре, чәршәмбе

Бу бәйрәм безнең һәрберебезгә якын һәм кадерле. Ул балаларны, укытучыларны һәм әти-әниләрне бер максатка берләштергән күркәм көн.

Мәгарифнең киләчәге – ул республиканың һәм бөтен илнең киләчәге, ә киләчәкне төзү - укытучының һәм укучының уртак бурычы.

Яңа уку елы башлану, Белем көне белән ихлас котлауларымны кабул итегез. Бу көн җылылык белән сугарылсын, сезгә карата мәхәббәт хисләре белән тулсын. Сезгә эшегездә һәм укуыгызда, барлык игелекле гамәлләрегездә һәм башлангычларыгызда уңышлар телим! Яңа уку елы күңелегездә матур хатирә булып уелсын, шатлык-куанычларга, матур билгеләргә бай булсын!

 

Ютазы муниципаль районы Башлыгы

А. А. Шәфигуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International