Бүген районның мәктәп ишегаллары балаларның күңелле тавышы белән тулды – алар өчен яңа уку елы башланды.
Традиция буенча, Белем көнендә мәктәп линейкалары уза. Бу ел да искәрмә түгел. Әйтик, Ютазы гомуми белем бирү мәктәбендә аеруча күңелле булды: капиталь ремонттан соң әлеге белем бирү учреждениесе бинасы гына түгел, йорт яны территориясе дә күркәмләнгән иде.
Укучыларны, педагогларны һәм хезмәт коллективын район башлыгы Аяз Шафигуллин, мәгариф бүлеге начальнигы Сергей Абрамов, Ютазы мәктәбе директоры Әнис Ямалетдинов һәм «Татнефть» Хәйрия фондының «Мәгариф» юнәлеше җитәкчесе Альберт Заһитов котладылар. Сүз уңаеннан, Заһитов «Татнефть» ПАҖ ярдәме белән инновацион җиһазлар белән җиһазландырылган заманча лабораториясе булган биология бүлмәсендә шөгыльләнүче алдынгы укучыларга мактау кәгазьләре һәм акчалата бүләкләр тапшырды.
Тантананың төп сәбәпчеләре - беренче сыйныф укучылары иде. Бу уку елында биредә мәктәп бусагасын беренче тапкыр 21 беренче сыйныф укучысы атлап керәчәк.
http://yutazy.ru/