Бүген Урыссу гимназиясендә "Үсеш ноктасы" табигый-фәнни профильле белем бирү үзәген ачу тантанасы узды

2021 елның 1 сентябре, чәршәмбе

Үзәкне ачуда Ютазы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рузанов С.А., мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Мөхәммәтҗанова А. Ф., «Урыссу гимназиясе» директоры Белалова Г. Н. катнашты.

 

Үзәк өч кабинеттан тора, аларның һәркайсы мәктәптәге һәм сыйныфтан тыш эш өчен җиһазландырылган. Кабинетлар физика, химия һәм биология фәннәре буенча укучылар һәм педагоглар өчен заманча приборлар һәм инструментлар белән җиһазландырылган.

 

Укучылар кунакларга робот техникасы системалары, цифрлы лаборатория белән эшне, ток көчен һәм магнит кырын үлчәү, РH эремәсен билгеләү, тавыш ешлыгының баш миенә йогынтысы мисалында күрсәттеләр.

Мондый үзәк ярдәмендә укучылар, яңа мөмкинлекләр ачып, төрле яклап үсеш ала алачак. «Үсеш ноктасы» үзәгенең эше мәктәп укучылары өчен сыйфатлы заманча белем бирү мөмкинлекләрен киңәйтер дип ышанабыз.

 

https://vk.com/public133612977

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International