2021 елның 2 сентябрендә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү һәм үсешенең көндәлек оператив фаразы

2021 елның 1 сентябре, чәршәмбе

Урманнарның югары һәм гадәттән тыш куркынычы турында шторм кисәтүе

Татарстан Республикасы территориясендә

2021 елның 27 августыннан 3 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары янгын куркынычы (4 класс) һәм урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 класс) сакланачак.

Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 2 сентябрендә төнлә һәм көндез урыны белән яшен, көчәйгәндә секундына 17-22 метр (Казан шәһәрендә секундына 20 метрга кадәр) көчле җил көтелә, урыны белән боз явуы ихтимал.

 

1. Татарстан Республикасы буенча 2021 елның 2 сентябренә метеорологик хәл фаразы:

Алмашынучан болытлы һава. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен. Аерым районнарда бозлавык булырга мөмкин. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, секундына 6-11 метр, көчәйгәндә 14 метрга кадәр, урыны белән кыска вакытлы көчәйгәндә 15-22 метрга кадәр. Төнлә һаваның минималь температурасы +13..+18˚. Көндез максималь һава температурасы +20..+28˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International