Район җитәкчелеге журналистларга велосипедлар бүләк итте

2013 елның 18 мае, шимбә

Татарстан Республикасында матбугат көне алдыннан район җитәкчелеге район газетасы редакциясе һәм кабель телевидениесе журналистларына велосипедлар бүләк итте.

Мондый бүләк агымдагы елның районда Велосипедчы елы дип игълан ителүе белән бәйле. Район җитәкчелеге шулай ук үзенең административ бинасы янында ике көпчәкле транспорт чаралары өчен туктау урыны (стоянка) оештырган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International