Нигездә, гражданнар ялган банк хезмәткәрләреннән мошенниклар корбаны була, алар яклау һәм законсыз рәвештә акча күчерүне тәкъдим итеп, алдау юлы белән, гражданнар карталарыннан акча урлый.
Реаль очракны мисал итеп китерик. 2021 елның 24 августында 13: 00 сәгатьтән 16: 00 сәгатькә кадәр, билгесез зат 8-495-040-08-85, 8-495-817-24-40, 8-843-231-45-55, 8-495-218-38-58, 8-499-111-64-40, 8-843-231-45-45, 8-499-110-84-16, 8-495-203-93-97, 8-495-279-52-40, 8-495-225-05-23, 8-495-214-84-45, 8-495-817-29-14, 8-495-202-62-61, 8-498-760-73-91, 8-495-203-63-53, 8-843-231-45-45 абонент номерларын кулланып, үзен куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре дип таныштырып, алдау юлы белән, гражданка «Р»ны "Ак Барс" ПАҖ белән кредит килешүе төзергә күндерә, шуннан соң аның картасында булган 995 000 сум акчаны юкка чыгара.
Хөрмәтле район халкы!
Исегездә тотыгыз, банк хезмәткәрләре беркайчан да шалтыратмыйлар, һәм сезнең банк картасы буенча конфиденциаль мәгълүматны сорамыйлар.
Бу юнәлештә мошенник гамәлләр кылган затлар Россиянең төрле төбәкләрендә, шулай ук БДБ илләрендә урнашкан, бу исә мондый җинаятьләрне ачуны катлауландыра
Сезне игътибарлы булуыгызны сорыйбыз!
Әгәр дә сез мошенниклар кулыннан зыян күргән икән, бу хакта Ютазы районы эчке эшләр бүлегенең кизү частенә 2-66-02 телефоны буенча хәбәр итегез, яки 02 телефоны буенча.