Терроризм - ул рәхимсез җинаять, җинаятьчеләр үз гамәлләре белән җәмгыятьтә паника кәефләре тудырырга омтыла. 3 сентябрьнең дәүләт һәм җәмгыятьне террорчылар гамәлләренә каршы берләштергән истәлекле датага әверелүе очраклы түгел. Нәкъ менә бу көнне безнең илдә иң куркыныч һәм кешелексез терактларның берсе кылына.
Бесландагы теракт - Россиянең яңа тарихында иң масштаблы һәм кешелексез терактларының берсе булды. Нәкъ менә Россиядә Беслан корбаннары истәлегенә 2005 елның 21 июлендә кабул ителгән "Россиянең Хәрби дан көннәре (Җиңү көннәре) турында "Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында" федераль закон белән терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне гамәлгә куелды.
Бу көнне кешеләр безнең илдә булган барлык террорчылык актлары корбаннарын искә алалар һәм терактларны булдырмауда һәм тотакларны коткаруда һәлак булган көч структуралары хезмәткәрләренә хөрмәт күрсәтә.