Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан «Террорчылыкны аклау булырга тиеш түгел!» дип аталган Хәтер сәгате уздырылды

2021 елның 3 сентябре, җомга

3 сентябрь көнне Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан коррекция интернат-мәктәбе укучылары өчен «Терроризмны аклау юк!” дип аталган терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган чара уздырылды.

 

Чара башында балаларга Бесландагы куркыныч вакыйгалар, Россия территориясендә булган терактлар турында сөйләделәр. Балалар «террорчылык», «теракт», «экстремизм» һ. б. сүзләренең нәрсә аңлатуы  турында белделәр. Яшь китап укучыларны «Терроризм – тынычлыкка янау” китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китаплар белән таныштырдылар, шулай ук теракт һәм экстремаль хәлләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында киңәшләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International