2021 елның 4 сентябренә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килүнең көндәлек оператив фаразы

2021 елның 3 сентябре, җомга

Начар метеорологик күренешләр

 

Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

 

2021 елның 4 сентябрендә 08 сәгатьтән 21 сәгатькә кадәр

 

2021 елның 4 сентябрендә көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы буенча һәм Казан шәһәрендә урыны белән көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16-21 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

 

Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы буенча:

 

Аязучан болытлы һава. Вакыты белән яңгыр. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, төнлә секундына 6-11 метр, көндез һәм кич 8-13 метр, урыны белән 16-21 метрга кадәр. Төнлә минималь һава температурасы +7..+10˚. Көндез максималь һава температурасы +12..+16˚.

 

Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көнендә гомуми белем бирү учреждениеләрендә сыйныф сәгатьләре, әңгәмәләр үткәрелде, стендлар ясалды

3 сентябрь 2021 ел., җомга

Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көнендә районның гомуми белем бирү учреждениеләрендә сыйныф сәгатьләре, әңгәмәләр үткәрелде, стендлар ясалды. Өлкән сыйныф укучылары флешмоб үткәрделәр һәм буклетлар тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International