Бүгенге көндә Акбаш авыл җирлегенең төп мәсьәләсе булып эчәргә яраклы су мәсьәләсен хәл итү кала.
Бу хакта авыл җирлеге башлыгы Ләйсән Синагатуллина район җитәкчелегенең акбашлылар белән күптән түгел булган очрашуы вакытында хәбәр итте.
- Районның финанс ярдәме белән өч чишмәнең без суүткәргечтәге тоташтыргычларны алмаштырдык, торбаларны яңарттык. Дүртенче чишмә нульдән эшли башлады. Бүгенге көндә чишмә суын җыю өчен каптаж эшләп килә, анда да задвижканы алыштырдык. Су үз агымы белән биш километр үтеп, авылга халык файдалануына килергә тиеш, - дип билгеләп үтте җирлек башлыгы.
Тик, күрәсең, су проблемасы актуальлеген югалтмаган әле.
Акбаш - матур, үзенчәлекле авыл. Аның төзеклеге турында һәрчак кайгыртылды. Әйтик, җирлектә 800 данәдән артык үсенте генә утыртылган. Авыл халкы зиратны тәртипкә китерүдә дә, клумбалар ясауда да катнаша.
Мәктәп урамы буенча юлны асфальтлау һәм Үзәк урам буенча тротуар төзү, начар интернет-элемтә, зәңгәр ягулыкның сыйфат стандартларына туры килмәве, авылның үзәк урамы буйлап уза торган төбәк трассасында “яткан полицейскийлар” билгеләү, шәхси хуҗалыкларны ашлык фуражы белән тәэмин итү һәм... шулай ук металл чик-ихаталар урлануы - очрашу көнендә әлеге һәм башка мәсьәләләрне акбашлылар күтәрде. Алар барысы да район җитәкчелеге контроленә алынды.