Җитәкчелекнең әбсәләмлеләр белән очрашуы узды

2021 елның 5 сентябре, якшәмбе

Район җитәкчелегенең Әбсәләм авыл җирлегендә яшәүчеләр белән традицион очрашулары конструктив рәвештә узды.

 

Кыскача район башлыгы Аяз Шәфигуллин һәм җирлек башлыгы Гөлназ Кубашева башкарылган төп эшләр турында сөйләделәр, ә әбсәләмлеләр үз сорауларын күтәрделәр.

 

Исегезгә төшерәбез, бу авылда да гамәлгә ашырылган масштаблы республика проектларының берсе - «Безнең ишегалды» программасы. Әбсәләмдәге күп фатирлы йортларның сигез ишегалды җәй айларында танымаслык булып үзгәргән. Йортларда яшәүчеләр йорт яны территорияләрен ремонтлауга һәм төзүгә никадәр акчалар тотылуын тулысынча аңлыйлар һәм ишегалларын тиешенчә карап тотуга булышлык итәрләр дип ышанасы килә.

 

Моннан тыш, авылга яңа яктырткычлар урнаштырылган. Аның буенча иске агач ут баганалары яңа, тимер-бетон баганаларга алыштырылган, шулай ук “ялангач” чыбыклар - изоляцияләнгәннәргә (СИП) алыштырылган. Әбсәләм тимер юл разъездында юлларга вак таш җәю, чүп контейнерлары өчен мәйданчыкларны өлешчә ремонтлау планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International