Кешеләр белән эшли белүгә, иң мөһимен икенче дәрәҗәдәгедән аерырга ул балалык елларында ук өйрәнгән.
Ютазы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул Бакалы авылында татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башлый. Аннары Бәйрәкә авылы мәктәбенә пионервожатый булып урнаша.
Яшь һәм җаваплы белгечкә шунда ук туган Димтамак авылында бухгалтер булып эшләргә тәкъдим итәләр. 1965-1990 елларда ул әле Димтамак авыл җирлеге Советы рәисе булып та эшли. Сүз дә юк, яшь чагында ук аның төп сыйфатлары - максатчанлык, үз эшенә һәм кешеләргә битараф булмау була. Шушы сыйфатлар Җәмгыя Шагали кызын авыл җирлеге башлыгы итеп сайлауда хәлиткеч була да инде. Бүген ул 90 яшьлеге уңаеннан котлаулар һәм җылы теләкләр кабул итә.
Күркәм традиция буенча Җәмгыя Сәлимшинаны Ютазы районы башлыгы исеменнән юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов, Димтамак авыл җирлеге башлыгы Җәлил Хөснетдинов килгән иде.
Кунаклар юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын, котлау открыткасын, истәлекле бүләк тапшырдылар, Җәмгыя Шагали кызына нык сәламәтлек, мәхәббәт һәм якыннарының кайгыртучанлыгын теләделәр.