Хөрмәтле нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре! Кадерле тармак ветераннары!

2021 елның 5 сентябре, якшәмбе

Сентябрьнең беренче якшәмбесендә без Сезнең һөнәри бәйрәмегезне - Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәбез. Бу ике тармакның уртак бәйрәме, ул, яңача, бу елларда башкарылган эшләрнең әһәмиятен һәм масштабын бәяләргә мөмкинлек бирә.

 

Нефть һәм газ табу - җиңел булмаган, җаваплы һәм мактаулы хезмәт. Хәзер катлаулы шартларда эшләгәндә сез һәрвакыт югары профессиональлек һәм эшкә чын күңелдән бирелгәнлек күрсәтәсез.

 

Сезнең хезмәтегезнең әһәмияте бәяләп бетергесез. Сезнең җайга салынган эшегез, максатчанлыгыгыз һәм осталыгыгыз нәтиҗәсендә торак пунктларны газлаштыру гамәлгә ашырыла, безнең йортларга җылы һәм уңайлылык килә, сәнәгать һәм транспорт кирәкле энергетика ресурслары ала. Болар барысы да икътисадый үсешкә генә түгел, ә кешеләрнең тормыш сыйфатына да уңай йогынты ясый.

 

Бүген тармак продукциясе кулланылмаган тормыш эшчәнлеге өлкәсен күз алдына да китереп булмый.

 

Нефть һәм газ тармагының барлык хезмәткәрләренә, ветераннарына яңа ачышлар һәм хезмәт җиңүләре, билгеләнгән планнарның уңышлы үтәлүен, һәм, әлбәттә, сәламәтлек һәм бетмәс-төкәнмәс тормыш көче телим! Бәйрәм белән!

 

Ютазы муниципаль районы башлыгы

А. Ә. Шәфигуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International