Үзәк китапханәнең уку залында укучылар өчен «Беслан - без хәтерлибез» дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде

2021 елның 6 сентябре, дүшәмбе

6 сентябрь көнне Үзәк китапханәнең уку залында Урыссудагы 2 санлы мәктәпнең 7б сыйныф укучылары өчен терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган «Беслан - без хәтерлибез» дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде. Китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гөлшат Ризванова балаларга Бесландагы куркыныч вакыйгалар, Россия территориясендә булган терактлар турында сөйләде. Ул көннәр вакыйгаларын торгызырга «Беслан фаҗигасе» презентациясе ярдәм итте, шулай ук балалар игътибарына «Фәрештәләр шәһәре» һәм «Беслан мәктәбе хәзер нинди» видеоматериаллары тәкъдим ителде. Балаларга гражданлык уяулыгын күрсәтү, теракт корбаны булмау, террорлык акты янаган очракта үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге турында искә төшерделәр. Чара ахырында терроризмга каршы мультфильмнар карарга тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International