Район җитәкчелегенең халык белән чираттагы очрашулары Бәйрәкәтамак һәм Бәйрәкә авылларында узды

2021 елның 6 сентябре, дүшәмбе

Бәйрәкәтамак. Бәйрәкәтамак авыл җирлеге халкының район җитәкчелеге белән очрашуында янгын чыккан очракта сулыкка якынаю юлы кирәклеге кебек мәсьәләләр күтәрелде.

 

Аномаль эсселек аркасында сулыклар да кибә, кондызлар да үз буаларын ясый. Идеалда, һәр җирлектә янгын сүндерү машинасы белән үз постын урнаштырырга дигән җавап яңгырады. Киләсе елга гидрантлар булачак. Гомумән алганда, сорау карауда.

 

Йортларында пропискада булган авыл кешеләре йорт өчен җаваплылык турында онытып, башка торак пунктларда яшиләр. Йорт яны территориясендә чүп үләннәре үсә, йорт үзе начар торышта. Нишләргә? Җавап бер. Район башлыгы Аяз Шәфигуллин ассызыклап үткәнчә, бу - җирлек башлыгының бурычы. Ул шулай ук район башкарма комитеты каршындагы административ комиссиягә дә мөрәҗәгать итә ала. Штраф санкцияләре, кагыйдә буларак, ваемсыз хуҗаларга йогынты ясауның иң нәтиҗәле чарасы. Су белән тәэмин ителгәнлек, юлларга вак таш җәю һәм грейдерлау, ФАП өчен югары тизлекле интернет, Подгорныйдагы күп фатирлы йортларның берсендә зур ярык, шул ук бистәдә – совет чорындагы ташландык склад бүлмәләре - әлеге һәм башка күп кенә сорауларга тулы җаваплар алынды. Аларның кайберләренә җавап, шунда ук, залда бирелде, башкалары - җентекләп өйрәнү һәм тиешле чаралар күрү өчен каләмгә алынды.

 

Бәйрәкә. Бәйрәкәлеләрнең район җитәкчелегенә сораулары булмады диярлек. Берничә сорауга җавап шунда ук бирелде. Торак сәясәте бүлеге начальнигы Назлы Әбилтарова районда торак программаларының тормышка ашырылуы белән таныштырды.

 

Район башлыгы барлык җыеннарда да район халкының даими рәвештә мошенниклар "кармагына" эләгүенә игътибар итте. Суммар чагылышта “кәкре каенга терәтүчеләргә” ышану миллионлаган сумнар белән исәпләнә. Әйтик, теге яки бу банктан кеше счетын тиз арада «коткару» га карата теләсә нинди шалтыратуларның шик астына алынуы искәртелде. Банкларның техник бүлекләре үз абонентларына шылтыратмый, ә акыллы абонент үз картасының номерын беркайчан да әйтеп бирми.

 

Ахырда район башлыгы коронавирус пандемиясе вакытында уяулыкны югалтмаска чакырды.

 

- Июньдә стационар дәвалауда якынча тугыз кеше булса, бүгенге көндә - 45-50 кеше. Тагын - реанимация. Вакциналаштыруга игътибар итмәү кире кайтмас нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Бу хакта онытырга һәм язмышны сынауга караганда, прививка ясату яхшырак, - дип йомгак ясады ул.

 

http://yutazy.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International