Район буенча оператив шартлар, халыкны вакцинацияләүнең барышы, "Безнең ишегалды" программасы кысаларында ишегалларын төзекләндерү һәм район буенча юл эшләре барышы турында сораулар каралды. Бүгенге көндәге башка актуаль сораулар кузгатылды.
Уку елының оешкан төстә башлануы һәм 2022 елга бурычлар турында мәгълүмат белән мәгариф бүлеге начальнигы Сергей Абрамов чыгыш ясады;
Ютазы районында 2021 елның 1 яртыеллыгында эпидемиологик хәл турында хисап белән "Роспотребнадзор"ның Бөгелмә, Азнакай, Баулы һәм Ютазы районы территориаль идарәсенең өлкән белгече Гөлүсә Вафина чыгыш ясады
https://vk.com/urussu_official