Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч агрометеорологик күренеш турында шторм кисәтүе
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 8 сентябрендә төнлә һәм иртән урыны белән һавада һәм туфракта - 1 градуска кадәр салкыннар көтелә.
Температураның түбәнәюе сәбәпле, электр көнкүреш приборларын һәм газ җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозу, кулдан ясалган җылыту җайланмаларын куллану, мичне файдаланган вакытта янгын
куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу аркасында техноген янгыннар барлыкка килү ихтималы арта.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе кисәтә:
- төзек булмаган электр приборларыннан, шулай ук зарарланган изоляцияле чыбыклы приборлардан файдаланырга ярамый;
- кулдан ясалган электр җылыту приборларын һәм предохранительләрне кулланырга ярамый, алар бары завод җитештерүендә генә булырга тиеш;
- яңа электр җиһазларын сатып алганда һәм урнаштырганда әлеге әйберләрнең сертификатлы булуы мөһим, ә эксплуатацияли башлау алдыннан игътибарлап инструкция белән танышыгыз;
- электр приборларын янучан предметлар һәм материаллар янында урнаштыру тыела;
- электр вилкасы яки электр приборының артык кызып китүен ачыкласагыз, аны кичекмәстән токтан өзегез.
Электр приборларын файдаланганда сезнең куркынычсызлык игътибарлы һәм сак булуыгызга бәйле.