2021 елга эш планы нигезендә, закон таләпләренә ярашлы һәм тракторлар, башка үзйөрешле машиналар һәм аларга тагылмалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очракларының санын киметү, шулай ук әлеге категориядәге трактор чараларының юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү чараларының нәтиҗәлелеген арттыру максатларында, Ютазы муниципаль районында ЮХИДИ юл-патруль хезмәте бүлекчәләре белән берлектә «Частник» операциясе үткәрелә.
Операция барышында үзйөрешле техниканың һәм тагылмаларның техник торышын, рөхсәт итү категориясе булган тракторчы-машинист таныклыклары булу, эксплуатациягә рөхсәт алу, техник карау узу турында таныклык, теркәү документлары, дәүләт теркәү билгеләре булу һәм аларны урнаштыру буенча тикшерүләр оештырылачак. Югарыда әйтелгән җитешсезлекләр ачыклаганда, эксплуатация барышында хокук бозучыларга административ йогынты чаралары кулланылачак. Үзйөрешле машиналар хуҗаларына ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмәләр биреләчәк.