Ютазы самбочылары күптән түгел узган ярышларда призлы урыннар яулады

2021 елның 7 сентябре, сишәмбе

Яшел Үзәндә 2007-2008 елларда туган үсмерләр арасында самбо буенча үткәрелгән ачык ярышларда безнең самбочылар янә лаеклы чыгыш ясадылар.

 

Әйтик, Тренер Равил Шәймөхәммәтов тәрбияләнүчеләре районның спорт казанышлары маясын яңа медальләр белән тулыландырды. Олег Махнев -икенче, Сәгыйть Ярков өченче урынны яулады. Маркел Ярандаев истәлегенә багышланган ярышларда төрле шәһәр һәм авыл-поселоклардан 150 самбочы катнашты. Спортчыларыбызның көмеш һәм бронза медальләре - хезмәт сөючәнлек һәм җиңүгә омтылыш нәтиҗәсе. Афәрин, егетләр, сез – район горурлыгы!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International