Бу вакыт эчендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт бюджет учреждениесенең профилактика бүлеге начальнигы Игнатьева Р. И. һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы инспекторы Җанназаров Р. М. катнашында әңгәмәләр һәм лекцияләр үткәрелде.
Яшь хәрәкәт инспекторлары отрядлары беренче сыйныф укучылары белән дә, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр белән дә уеннар һәм викториналар үткәрделәр.
Барлык укучыларның исләренә юл хәрәкәте кагыйдәләрен, велосипед һәм башка шәхси транспорттан файдалану, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык турында тагын бер кат төшерделәр.
Районның барлык беренче сыйныф укучылары да яктылык кайтаргыч элементлар алдылар.