Экстремизм һәм терроризм темасына социаль хезмәткәрләр белән "Мәхмүт" мәчете имамы Ильяс хәзрәт Зиннәтуллин әңгәмә үткәрде

2021 елның 7 сентябре, сишәмбе

Без ничек кенә дөньяның күңелсез күренешләрен читкә “этәргә” тырышмыйк, барып чыкмаячак, чөнки дөнья бербөтен. Волгодонск, Беслан, Мәскәү метросында шартлаулар, Казан гимназиясендәге фаҗига... Ә Әфганстандагы соңгы вакыйгалар уңаеннан дөньяның кешеләрдән аеруча уяулык, аек акыл һәм дисциплина таләп итүен тоярга була. Ильяс хәзрәт үсеп килүче буынның ныгып бетмәгән акылларына тискәре йогынты ясаучы тышкы факторларга гына түгел, ә эчке факторларга да басым ясады. Ул күп кенә хәзерге вакытта бара торган телевизион тапшыруларны бөтенләй тыяр идем, дип билгеләп үтте.

 

- Әгәр егерме еллап элек телевизордан тапшырулар хезмәт кешесенә мәдхия җырлауга, аның рухи һәм әхлакый нигезен күтәрүгә юнәлтелсә, бүген исә теләсә нинди проблемадан яки хәтта кеше кайгы-хәсрәтеннән шоу ясыйлар. Төп максат – матди байлыкка ирешү, кулланучы апофеозы, – дип ассызыклады дин әһеле.

Килешмичә мөмкин түгел. Безнең һәр аек акыллы ватандашыбыз аның белән теләктәшдер, дип уйлыйм. Мәдәният кешелекнең иң түбән чагылышларына кадәр төшәргә тиеш түгел, аның бурычы - кешеләрне бөтен баткактан һәм пычрактан югарыга күтәрү, бездә иң яхшы сыйфатларны ачу. Ул чакта һәрберебезнең фикерләре дә ачыграк булачак. Шул ук вакытта мәгълүмати ресурсларны да тулысынча допингларга кертергә мөмкин, дип ассызыклады Ильяс хәзрәт. Шуңа күрә безнең балалар карау һәм аралашу өчен нинди платформалар һәм контентлар сайлавын белү мөһим. Белергә

һәм, кирәк булганда, улларыбызның һәм кызларыбызның социаль челтәрләрдә вакыт уздыруларын чикләргә.

 

Балалар турында сөйләгәндә, Ильяс хәзрәт Зиннәтуллин социаль хезмәткәрләрнең игътибарын үз эшчәнлекләре буенча өлкән яшьтәге кешеләр белән дә көн саен элемтәдә торуларына юнәлтте. Юкка гына өлкән кеше бала кебек димиләр. Аларга карата мөнәсәбәт тә тиешенчә, сабыррак булырга тиеш.

 

- Урта гасыр галиме һәм фәлсәфәчесе Әбүгалисина, кешене өч әйбер – сүз, үләннәр һәм пычак дәвалый, дип белдергән. Шуңа күрә үз тәрбиягездәгеләргә миһербаныгызны кызганмагыз. Әйе алар еш кына түземсез, кирәгеннән артык таләпчән һәм, рәхмәтле була белмәскә мөмкин. Барысы да – кылган игелегегез дә, начарлыгыгыз да үзегезгә әйләнеп кайтачак, - дип сүзен тәмамлады имам.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International