Яңгырлар уҗымнарны чәчү өчен уңай булды

2021 елның 8 сентябре, чәршәмбе

Сентябрьнең беренче көннәрендәге яңгырлар аграрийларга уҗымнарны чәчүгә керешү турында карар кабул итәргә мөмкинлек бирде.

 

Моңа кадәр, аномаль коры һава торышы шартларында, көзге чәчүгә керешү зур шик астына алынды. Ике көн эчендә 16 миллиметр яңгыр яуды. Басуларны мониторинглау туфракта 5-10 сантиметрдан алып 10 сантиметрга кадәр дым тупланганлыгын күрсәтте. Димәк, орлыклар дымлы туфракка салыначак.

 

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән хәбәр итүләренчә, игенчеләр районның 3200 гектардагы план күрсәткечләрен үтәгән. Барлык коллективларда да инкрустацияләнгән орлыклар файдаланылган, чәчү минераль ашламалар кулланып башкарылган.

 

http://yutazy.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International