Бүген, 2021 елның 8 сентябрендә, сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау буенча календарь план нигезендә, илнең барлык участок сайлау комиссияләре эшкә кереште.
Сайлауларга әзерлек һәм аны уздыру вакытында участок сайлау комиссияләре вазифаларына түбәндәгеләр керә:
* сайлаучыларга теркәлгән кандидатлар, тавыш бирү көннәре, вакыты һәм урыны турында мәгълүмат бирү;
* сайлаучылар исемлекләрен төгәлләштерү;
* агитация кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тоту;
* тавыш бирү көннәрендә сайлау участогында тавыш бирүне оештыру;
* сайлаучылар тавышларын санау, тавыш бирү нәтиҗәләрен билгеләү;
* законнарны бозуга карата шикаятьләрне (гаризаларны) карау һәм алар буенча карарлар чыгару;
* сайлау документларының сакланышын тәэмин итү һәм аны тиешле территориаль сайлау комиссиясенә тапшыру.
Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 13 сентябренә кадәр сайлаучы, теләсә кайсы участок сайлау комиссиясенә шәхсән мөрәҗәгать итеп, урнашу урыны буенча тавыш бирү турында гариза бирә ала. Тулырак мәгълүматны сез махсус әзерләнгән плакатта белә аласыз.
"Электорий" телеграмм-каналы