Сайлаучыны урнашу урыны буенча сайлаучылар исемлегенә кертү турында гариза бирү тәртибен тормышка ашыру максатыннан гаризалар кабул итү графигы билгеләнгән.
Сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда катнашучылар, әгәр тавыш бирү көнендә алар паспортта күрсәтелгән теркәлү (прописка) адресы буенча булмасалар, гариза бирә һәм үзләренең факттагы урнашу урыны буенча тавыш бирә алалар.
Моның өчен гаризалар кабул итү пунктларының (ППЗ) берсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк:
Территориаль сайлау комиссияләре
Эш вакыты
Ютазы районы территориаль сайлау комиссиясе
Урыссу штп, Пушкин ур., 38,
тел. 8 (85593) 2-81-12
2021 елның 2 августыннан 13 сентябренә кадәр:
эш көннәрендә 15.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр;
ял һәм бәйрәм көннәрендә:
8.00 дән 13.00 сәгатькә кадәр (тәнәфессез)
КФҮ (МФЦ)
Урыссу штп, шагыйрь Сирин ур., 35,
тел. 8 (85593) 2-69-59
2021 елның 2 августыннан 13 сентябренә кадәр:
дүшәмбе: 8: 00-17:00
сишәмбе: 8:00-19:00
чәршәмбе: 8: 00-17:00
пәнҗешәмбе: 8: 00-17:00
җомга: 8: 00-17:00
шимбә: 8: 00-13: 00
якшәмбе: эшләми
«Дәүләт хезмәтләре» порталы
2021 елның 2 августыннан 13 сентябренә кадәр
Татарстан Республикасының участок сайлау комиссияләре
2021 елның 8 сентябреннән 13 сентябренә кадәр:
- эш көннәрендә 15.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр;
- ял һәм бәйрәм көннәрендә:
08.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр (тәнәфессез)
Гаризада тавыш бирүдә катнашучы тавыш бирергә теләгән тавыш бирү участогын күрсәтергә кирәк. Тавыш бирүдә катнашучы гаризалар кабул итү пункты операторына мөрәҗәгать итә һәм аның ярдәмендә тавыш бирү өчен иң уңайлы участок сайлап ала ала.