2021 елның 10 сентябренә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү һәм үсешенең көндәлек оператив фаразы

2021 елның 9 сентябре, пәнҗешәмбе

2021 елның 10 сентябрендә 01 сәгатьтән 10 сәгатькә кадәр

метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

Татарстан Республикасы буенча һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 10 сентябрендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.

1. 2021 елның 10 сентябренә Татарстан Республикасы буенча метеорологик шартлар фаразы:

 

Аязучан болытлы һава. Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез яңгыр. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, секундына 6-11 метр, төнлә урыны белән көчәйгәндә 15 метрга кадәр. Төнлә һаваның минималь температурасы +7..+11˚. Көндез максималь һава температурасы +12..+17˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International