8 сентябрь көнне Байлар һәм Ютазы авыллары мәдәният йортларында «Созвездие–Йолдызлык» һәм «Наше время — Безнең заман» республика фестивальләре җиңүчеләре һәм лауреатлары концерты узды

2021 елның 9 сентябре, пәнҗешәмбе

Көз көне Татарстан буенча беренче тапкыр «Созвездие–Йолдызлык» һәм «Наше время — Безнең заман» республика фестивальләрендә җиңүчеләре һәм лауреатларның зур гастроль туры башланды. Танылган мәдәни брендларның киңкүләмле иҗади туры 4 сентябрьдән 18 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уза. Тур Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган.

8 сентябрь көнне Байлар һәм Ютазы авыллары мәдәният йортында «Созвездие–Йолдызлык» һәм «Наше время — Безнең заман» республика фестивальләре җиңүчеләре һәм лауреатлары концерты узды. Концерт программасы төрләндерелгән, бай булды һәм үз эченә барлык халык яраткан җырларны да алган иде. Очрашуның беренче минутларыннан ук җылы дустанә шартлар урнашты. Башкача булуы да мөмкин түгел, чөнки  артистлар чын күңелдән һөнәри осталыклары белән генә түгел, күңел җылысы белән дә бүлештеләр. Концерт бер сулышта узды. Рәхмәтле тамашачы талантлы башкаручыларның матур һәм күңелле музыкаль номерлары белән хозурланып,  аларны көчле алкышлар белән күмде.

 

Концерт тәмамланганнан соң Ютазы районы башлыгы «Созвездие-Йолдызлык» Республика фестиваль хәрәкәте генераль продюсеры Туманов Дмитрий Александровичка һәм концертта катнашучыларның барысына да рәхмәт хаты тапшырды.

http://yutazy.ru/

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International