ТАТАРЧА ДИКТАНТ 2021

2021 елның 11 сентябре, шимбә

10 сентябрьдә «Татарча диктант» Бөтендөнья белем сынау акциясе узды . Акция «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020-2023 еллар) Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында үткәрелә.

 

Педагоглар, укучылар, ата-аналар өчен мәйданчыклар Ютазы муниципаль районы мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында оештырылды. Шулай ук әлеге акциядә катнашу һәм ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканалларында диктант текстын укып диктант язу мөмкинлеге дә тудырылган иде.

 

Акциядә барлыгы 1600дән артык кеше катнашты. Диктант текстын татар теле һәм әдәбияты укытучылары укыды. Бәйрәм мохиты булдырылды.

 

Акциянең иң өлкән катнашучылары:

 

Фәррахова Нәсимә Шакирҗан кызы - 89 яшь, Акбаш авылы

 

Ильясова Вәсилә Габидулла кызы - 76 яшь, Иске Урыссу авылы

 

Гарипова Тәслимә Гобәй кызы - 75 яшь, Димтамак

 

Ильясова Вәсилә Харис кызы - 70 яшь, Кече Урыссу авылы

 

Йосыпова Мөнирә Мирхатим кызы - 67 яшь, Иске Урыссу авылы

 

 

 

Иң яшь катнашучылар:

 

Баһаува Азалия - 11 яшь, Акбаш башлангыч мәктәбе

 

Салихова Диана - 10 яшь, Димтамак мәктәбе

 

Гыйззәтуллин Риназ - 10 яшь, 1нче санлы Урыссу башлангыч мәктәбе

 

Кәримуллина Лиана - 13 яшь, Ютазы урта мәктәбе

 

Газизуллин Фәрһад -10 яшь, Кече Урыссу мәктәбе

 

Хәбибуллина Дилназ - 9 яшь, Иске Урыссу мәктәбе

 

Акциядә катнашучыларның барысына да рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International