Инфекцияне булдырмас өчен, нәкъ менә хәзер, ОРВИ һәм грипп эпидсезоны башланганчы, прививка ясау мөһим. Ел саен вакцинация ясату өчен грипп вирусларының югары үзгәрүчәнлеге, шулай ук бер тапкыр ясала торган прививкадан соң иммунитетның чагыштырмача тотрыксызлыгы нигез булып тора. Вакцинациядән соң иммунитет 6-8 ай саклана. Ел саен эпидемияләр китереп чыгара торган грипп вирусларының вариантлары ел саен үзгәрә, шуңа күрә һәр эпидемия сезоны алдыннан вакциналаштырырга кирәк. Бер үк исемдәге грипп вакциналарының составы ел саен төрле һәм эпидемия китереп чыгара торган вируслар составына туры килә. Сезон эпидемиясенә кадәр гриппка каршы 2-3 ай кала прививка ясатырга киңәш ителә. Шуңа күрә вакцинацияләүнең иң кулай чоры булып сентябрь-октябрь айлары тора. Вакцинациядән соң иммунитетны ныгыту өчен 7 көннән алып 15 көнгә кадәр вакыт кирәк.
Хәзерге вакытта Урыссу үзәк район хастаханәсендә 6 айдан алып балаларга һәм 60 яшькә кадәрге өлкәннәр өчен «Ультрикс квадри» вакцинасы кайтты. Барлык теләүчеләр безнең хастаханәнең өлкәннәр поликлиникасына һәм балалар консультациясенә эш көннәрендә 7 сәгатьтән 15 сәгатькәчә мөрәҗәгать итә ала.