Кәрәкәшле авыл җирлегендә яшәүчеләр «Татарча диктант яз» Бөтендөнья белем бирү акциясенә бик теләп кушылдылар

2021 елның 11 сентябре, шимбә

Туган телебезне ничек белүләрен тикшерергә теләүчеләр Кәрәкәшле мәктәбендә дә җыелдылар. Акция йөзгә якын кешене колачлады - алар өчен ике сыйныф бүлеп бирелде. Диктантны укучылар, укытучылар, балаларның әти-әниләре һәм башка теләүчеләр язды.

Мәктәп коллективы бу чарага җитди әзерләнде. Белемнәрен сынап карарга теләүчеләрне бәйрәмчә бизәлгән сыйныф бүлмәсе каршы алды. Акция башланыр алдыннан 6 нчы сыйныф укучысы Диана Хәйдәрова Туган тел турында шигырь укыды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Мәрдәнова артистларча, образга кереп, Гомәр Бәшировның чишмәләргә, туган як матурлыгына багышланган текстын укып чыкты. Әйтергә кирәк, быел диктант өчен бик матур, эчтәлекле текст тәкъдим ителде. Акциядә катнашучылар берничә вариантны сайлап ала алдылар – турыдан-туры «тере» диктовка, онлайн яки телевидение аша язарга мөмкин булды.

Чара «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

http://yutazy.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International