Яшьләр тыкрыгы буенча Ишегалды бәйрәме узды

2021 елның 11 сентябре, шимбә

Урыссу поселогының Яшьләр тыкрыгы буенча 4 һәм 6 нчы йортларда һәм Тукай урамы буенча 6 нчы йортта яшәүчеләр үзләренең йорт яны территорияләрен капиталь төзекләндерүдән соң ачу тантанасында катнаштылар.

 

Район башлыгы Аяз Шәфигуллин, җыелучыларны әлеге истәлекле вакыйга белән котлап, әлеге ишегалды «Безнең ишегалды» республика программасына кертелгән 43 КФЙ ишегалды арасыннан үзгәртеп корырга туры килмәгән бердәнбер булуын ассызыклады.

- Бу биредә яхшы кешеләр яшәве турында сөйли, - дип билгеләп үтте Аяз Шәфигуллин.

Район башлыгы үз ишегалларын төзекләндерүдә актив катнашканнары һәм инициативалары өчен 4-нче номерлы йорт буенча өлкән Флүрә Абалинага, 6-нчы номерлы йорт буенча җаваплы Әлфия Шәйхетдиновага һәм Тукай урамындагы 6-нчы номерлы йорт буенча җаваплы Светлана Усмановага Рәхмәт хатлары тапшырды.

Исегезгә төшерәбез, районда «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыруның подрядчысы - «Төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча Урыссу предприятиесе» МУП.

Ә район мәдәният йорты артистлары иң яхшы концерт номерларын бүләк иттеләр. Тантана бәйрәм салюты белән тәмамланды.

 

http://yutazy.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International