Район мәдәният йортында мәктәп укучылары өчен "Аек тормышка «Әйе!» дип әйт мәгълүмат сәгате үткәрелде

2021 елның 13 сентябре, дүшәмбе

Ел саен 11 сентябрьдә Бөтенроссия аеклык көне үткәрелә. Ул алкогольле бәйлелеккә каршы көрәш һәм аек яшәү рәвешен популярлаштыру максаты белән уздырыла. Әлеге бәйрәм сәламәт һәм аек яшәү рәвешен популярлаштыру, зарарлы гадәтләрдән баш тарту, аерым алганда, алкоголь кулланудан баш тарту һәм алкогольле бәйлелектән арынуны күздә тота.

 

Бөтенроссия аеклык көне - сәламәтлекнең нинди кыйммәткә ия булуын җәмгыятькә искәртү мөмкинлеге ул. Аеклык көнен үткәрүнең төп максаты-җәмәгатьчелекне алкогольле эчемлекләр куллануга каршы көрәшкә чакыру.

 

Бөтенроссия аеклык көне кысаларында, 10 сентябрь көнне Район мәдәният йортында мәктәп укучылары өчен Изге Никольский чиркәве рухание Роман атакай чакырылып, "Аек тормышка «әйе!» дип әйт” мәгълүмат сәгате уздырылды.

 

Балаларга аеклык көненең барлыкка килү тарихы, алкогольнең зыяны һәм кеше организмына йогынтысы, аның нәтиҗәләре һәм җаваплылык турында сөйләделәр, ә Николай Гребенюк малайларны һәм кызларны иртәнге гимнастика ясарга чакырды.

 

Чара ахырында " Аеклыкны кем урлый?» дип аталган танып белү мультфильмы күрсәтелде.

 

Физик культура, спорт, түгәрәкләрдә дәресләр, мәдәни учреждениеләрдә булу, буш вакытны кызыклы һәм эчтәлекле уздыру, дөрес оештыру - болар барысы да начар гадәтләрнең үсешенә каршы килә. Бары тик аек кеше генә дөньяны төрле төсләрдә танып, үзе һәм җәмгыять өчен файдалы карарлар кабул итә ала.

Аеклык - көчлеләр сайлавы!

 

https://vk.com/mbu_rdk

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International