«Ребенок в мире прав» - «Бала хокук даирәсендә»VI Республика мәгълүмати- социаль видеороликлар конкурсы башланды.

2021 елның 13 сентябре, дүшәмбе

Конкурска Бала хокуклары турында БМО конвенциясе нигезендә бала хокукларының төп нигезләренең бер яки берничә эчтәлеген чагылдыручы видеороликлар тәкъдим ителә. Видеоролик жанры катнашучылар тарафыннан мөстәкыйль билгеләнә (интервью, репортаж, видеоклип, мультфильм һ.б.). 👩🏻‍💼 🎤

 

Конкурста 6-30 яшьлек балалар һәм яшьләр аерым, шулай ук төркемнәр яки иҗат коллективлары составында катнаша ала. Конкурс халыкның төрле социаль төркемнәрен хуплау һәм видеороликлар ясау күнекмәләрен күрсәтү генә түгел, ә үз фикерләрен дөнья белән уртаклашу мөмкинлеге дә бирә. 🤗 🌎

 

Конкурста катнашу өчен агымдагы елның 20 октябренә кадәр Нигезләмә нигезендә рәсмиләштерелгән  заявканы түбәндәге адрес буенча җибәрергә  кирәк: 420015, Казан ш., Карл Маркс ур., 61 (2 нче кат) яисә e-mail: rebenok-v-mire-prav@yandex.ru 📩

 

/file/jutaza/File/Respublikanskiy_konkurs_informatsionno-sotsialnykh_videorolikov_Rebenok_v_mire_prav_-_Bala_khokuk_dair_1241_send_1241.docx

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International