Бәйрәкә авылының «Алсу» балалар бакчасы 2021-2022 уку елы башын яхшы нәтиҗәләр белән каршы алды

2021 елның 13 сентябре, дүшәмбе

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Ел балалар бакчасы-2021" район конкурсында җиңүче дип табылды һәм "Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны тормышка ашыруда МБДОУ һәм МББҮләргә ярдәм" грантын алуга республика конкурсында җиңүче булды.

Бәйрәкә балалар бакчасы озак капиталь ремонттан соң 2004 елда ачылган. Биредә балаларның бәхетле балачагы өчен бик яхшы шартлар тудырылган. Аерым уен, йокы бүлмәләре, ашханә. Бүлмәләр җиһаз, уенчыклар белән тәэмин ителгән. Әлеге 17 ел эчендә балалар бакчасын Фәтхиева Гөлназ Нил кызы җитәкли.

- Бу еллар эчендә балалар бакчасы өченче тапкыр җиңүче дип табылды. Бу ата-аналарның һәм, әлбәттә, балаларның зур хезмәте. Барыгызга да зур рәхмәт! Безнең хезмәтне күрүләре һәм лаеклы бәя бирүләре өчен район җитәкчеләренә рәхмәт.- ди Гөлназ Нил кызы.

http://yutazy.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International