16 855 татарстанлы "Мобиль сайлаучы" технологиясе буенча тавыш бирү турында гариза тапшырган инде.
Һәр сайлаучы үз даими теркәлү урыны буенча участокка беркетелгән. Әгәр гражданин бер урында язылса, икенчесендә яши яки 17, 18 һәм 19 сентябрь көннәрендә кунакта яки дачада үткәрергә планлаштыра икән, сайлаучының теләсә кайсы уңайлы сайлау участогын сайлау хокукы бар. Моның өчен каралган ысулларның берсе белән гариза бирергә кирәк:
▫ ️ федераль Дәүләт хезмәтләре порталы аша;
Татарстан КФҮ офисларында (60 бүлек);
республиканың территориаль комиссияләрендә (гаризалар кабул итүнең 65 пункты);
▫ ️ республиканың участок комиссияләрендә.
Гариза биргән вакытта үзең өчен уңайлы сайлау участогын сайларга кирәк. Моны алдан ук эшләргә мөмкин:
▫ ️«Минем сайлау участогым» телеграм-боты аша;
РФ Үзәк сайлау комиссиясе сайты аша;
▫ ️мойголос.онлайн сайтында.
Сайлаучы мөрәҗәгать иткән очракта КФҮ офислары, территориаль яки участок комиссияләре хезмәткәрләре уңайлы сайлау участогын сайларга ярдәм итәчәк.
Бу әһәмиятле! Гаризалар 13 сентябрьгә кадәр кабул ителә.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе телеграмм-каналы