Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2021 елның 14 сентябрендә Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә:
- төнлә һәм иртән томан;
көндез һәм кич белән яшенле һәм көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр.
1. 2021 елның 14 сентябренә Татарстан Республикасы буенча метеорологик хәл фаразы:
Алмашынучан болытлы һава. Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр, төнлә һәм иртән аерым районнарда томан. Көндез һәм кич кыска вакытлы яңгыр, урыны белән яшенле яңгыр. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан: төнлә секундына 6-11 метр, көндез һәм кич 8-13 метр тизлектә, урыны белән 15-20 м / с тизлектә. Төнлә һаваның минималь температурасы +10..+15˚. Көндез максималь һава температурасы +20..+25˚.