Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан "Әкияти көз" дип исемләнгән әдәби викторина үткәрелде

2021 елның 13 сентябре, дүшәмбе

Тылсымчы Көз рус шагыйрьләренә илһам бүләк иткән. Аның сокландыргыч бизәкләре шигъри җанлы кешеләрне битараф калдырмый.

13 сентябрь көнне Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре коррекция мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары өчен «Әкияти көз» дип исемләнгән әдәби викторина үткәрде. Китапханәче яшь укучыларга елның иң матур чоры һәм алтын көзгә мәдхия җырлаган бөек рус шагыйрьләре һәм рәссамнары турында сөйләде, шулай ук рус шагыйрьләренең көзге чор табигатен тасвирлаган шигырьләре укылды. Балалар алтын көзгә багышланган викторинада катнаштылар, табышмаклар чиштеләр. Көзгә багышланган шигырьләрдән өзекләрне тыңлап, балалар юл авторларын ачыкладылар. Чарада актив катнашкан өчен балаларга кечкенә кызыксындыру бүләкләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International